Чаллыда хәрби-патриотик юнәлештә эшләүче иң яхшы оешманы билгеләделәр

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

Смотр конкурсының җиңүчеләре Россия көненә багышланган тантаналы чарада билгеле булды. Конкурста  шәһәрнең мәгариф оешмалары катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәсим Хафизов тапшырды.

«Эзләүче иң яхшы отряд», «Югары уку йортлары арасында иң яхшы хәрби-исәп эшен алып баручы отряд”, «Иң яхшы хәрби хезмәткә чакырылучылар почмагы» һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге монда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования