Дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә актанышлы I урынны яулады

13 март 2018 ел., сишәмбе

Дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге 7-10 март көннәрендә Мордовиянең Саранск шәһәрендә үтте.

13 яшькә кадәрге кыз һәм егетләр арасында барган бәйгедә сайлап алу турларын узган, үз төбәкләрендә җиңү яулаган һәм призер булган иң-иңнәр генә көч сынашты.

14 төбәктән җыелган спортчылар арасында Актаныш спорт мәктәбеннән Ринат Садретдинов, 26 кг га кадәр үз авырлык үлчәвендә, дөрес тактика сайлап һәм үзенең югары техник осталыгын күрсәтеп, осталык һәм үҗәтлек белән I урынны яулады.  Остазы – Шамил Әхмәтов. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования