Татарстан биатлончысы Паралимпиадада көмеш медаль яулады

13 март 2018 ел., сишәмбе

Татарстан биатлончысы Марта Зәйнуллина Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган Паралимпия уеннарында көмеш медаль яулады.

Түбән Кама спортчысы 10 чакрым дистанциядә шәхси ярышта икенче булып килде. Ул әлеге араны 43 минут 52,1 секунд эчендә узды. Зәйнуллина өчен бу – быелгы Паралимпиадада беренче медаль.

Россиянең тагын бер спортчысы – Ирина Гуляева бронза медальгә лаек булды.

2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина чаңгы спринтында өченче урынны алган иде. Ә 2015 елда ул биатлон буенча дөнья чемпионы титулын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования