Министрлык турында

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте, физик культура, спорт өлкәсендәге эшчәнлекне җайга сала һәм яраштыра.
 

Министрлыкның төп бурычлары:

  • физик культура, спорт үстерү өлкәсендә дәүләт яшьләр сәясәтен, дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру;
  • дәүләт яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм спорт берләшмәләре эшчәнлегендә иҗтимагый әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыру;
  • яшьләр белән эшләү учреждениеләренең, физик культура һәм спорт учреждениеләренең, спорт резервларын әзерләү оешмаларының челтәрен үстерү һәм аларның эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, республиканың җыелма командаларын оештыру, балалар һәм яшүсмерләрнең массакүләм спортын һәм югары дәрәҗәдәге казанышлар спортын үстерү;
  • яшьләр сәясәте, физик культура, спорт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче иҗтимагый, хәйрия оешмалары, федерацияләр һәм ассоциацияләр белән хезмәттәшлек итү һәм аларның эшчәнлеген яраштыру һ.б.

Министрлыкның төп функцияләре:

  • яшьләр, физик культура һәм спорт иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу;
  • физик культура, спорт һәм туризмны үстерү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу.

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 09 гыйнвар 2017, 16:46
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования